top of page
IMG_0010_r.png

Ибатуллин

Рамиль Рашитович

Мин, Ибатуллин Рәмил Рәшит улы,

Казан шәһәре, Мәскәү районы,

“2 нче лицей-интернат”ның I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Педагогик стажым - 5 ел.

 

Минем педагогик шигарем:

"Хакыйкатьне ачып бирмичә, аңа бару юлларын күрсәт!"

Проекты

         Лицеебызда егетләр генә укый һәм аларны чын шәхес, илебезнең патриоты итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу өчен барлык шартлар тудырылган. Бездә һәр предметтан диярлек клуб эшчәнлеге алып барыла, төрле конкурслар оештырыла, башка мәктәпләр белән бәйләнешләр дә көчле. Тәрбия эшләре дә тиешле дәрәҗәдә куелган. Сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче ел дәвамында төрле-төрле тәрбия чаралары уздыралар, укучыларның өйләренә барып әти-әниләре белән якыннан танышалар.

        Предмет укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак мин дә укучыларымның төп компетенцияләрен үстерүгә йогынты ясарлык методларны өйрәнәм. Төп юнәлеш буларак уку-укытуымда проблемалы методны кулланам. Бу метод дөнья һәм илебез галимнәре (И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, Л.Н. Горбунов, В. Вейерс, Дж. Брунер һ.б.) тәҗрибәсеннән чыгып укучыларда атап киткән компетенцияләрне формалаштырырга һәм белем сыйфатын арттырырга булыша.

     Проблемалы укыту технологиясе ­– укучының укытучы белән системалы рәвештә яңа проблемаларны чишү юлларын эзләүне оештыручы педагогик процесс. Бу методның максаты укучыларга дәрес материалын һәряклап һәм тирәнтен аңлаулары өчен шартлар тудыру, аналитик һәм иҗади фикерләрен үстерү.

       Проблемалы укыту методын татар әдәбияты дәресләрендә Альберт Яхинның практик юнәлешле дәреслекләре, галимнең әдәби әсәрне анализлау технологиясе аша куллану бик отышлы.

    Әсәрне өйрәнгән вакытта укучылар белән түбәндәге алымнарны кулланып уңай нәтиҗәгә ирешәм: таркату, синтезлау, өлешләрне берләштерү, гомумиләштереп икегә калдыру, нәтиҗә ясау, системалаштыру. Ә иҗади фикерләргә өйрәткән вакытта образ, метафора, каршылык, конфликтлар, кабатлау, мәгънә үзенчәлегенә игътибарны юнәлтәбез.

    Әдәбият дәресләрендә укучыларымның коммуникатив компетенциясен әңгәмә алымын кулланып үстерәм. Шунда ук проблемалы сорау биреп, укучылар арасында бәхәс тә тудырам. Бәхәс итү юллары аша укучы үз фикерен аңлатырга һәм расларга  өйрәнә. Әгәр ялгышлары булса, төзәтү юлларын бергәләп эзлибез. Фикер тирәнлеге һәм төзеклеге дә бу очракта зур роль уйный. Баланың, коммуникативлык сәләтен үстерү аша, үз фикерен аңлата һәм раслый белү минем өчен бик әһәмиятле.

      Әдәби әсәр текстын анализлаганда, куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә, укучының гомумуку күнекмәләре формалаша, белем алуда универсаль гамәлләренең эффектив үзләштерелүе өчен җирлек булдырыла:

          - рухи-әхлакый үсешне билгели торган гамәлләр өчен (игътибарлылык, итәгатьлелек, зирәклек, гомумкешелек кыйммәтләренә матур мөнәсәбәт) – татар әдәби мирасы җәүһәрләрен танып белү аша тормыш тәҗрибәсе туплау тәэмин ителә;

         - регулятив гамәлләр формалашуы өчен – дәрестән-дәрескә теоретик белем нигезендә уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе;

     - танып белү гамәле – ысул белән коралландыру – әдәби әсәрне укый белү, әдәби жанрга; язучы иҗаты бөтенлегенә, әдәби чорга анализ ясау ысулы төрле белем чыганакларыннан файдалана белү күнекмәсе үсеше һәм эчтәлекнең модельләштерә белү;

        - коммуникатив гамәлләре үсеше өчен – укучының әдәби мирасны кабул итү, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә, телдән һәм язмача башкаларга дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләшә. 

              Проблемалы укыту методын кулланып компетентлы укучылар тәрбияләү һәм шул рәвешчә нигезле белем бирү өчен мин проектлы эшчәнлек тә алып барам. Проектлы эш башында проблемалы ситуацияне билгеләү тиешле. Аны чишү өчен телне лингвистик фән буларак үзләштерү генә җитми, бәлки өйрәнелә торган предмет буенча җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп ителә.

            Мәктәп шартларында проектлар методы белән эшләү татар теле һәм әдәбиятына формаль якын килүне бетерә, предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, иҗади һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерә. Компьютерны дөрес куллану кебек дөньякүләм проблеманы хәл итүгә юл ача. Дәрестә мин укучылар белән берлектә түбәндәге төр проектлар буенча эшлибез:

1. Тикшеренү проекты. Ул укучыларның актуаль проблеманы аңлау һәм аны хәл итүгә юнәлтелгән. Проектны эшләгәндә хезмәтнең актуальлеге билгеләнә, тикшеренүнең максаты, бурычлары куела, аларны чишү юллары күрсәтелә, кулланылган чыганакларга  басым  ясала.

2. Иҗади проект. Бу проектны эшләгәндә нәтиҗә һәм аны күрсәтү формасы баштан ук төгәл билгеләнә, максатка ирешү өчен укучыларның мөстәкыйльлеге саклана. Бу төр проект укучыларда иҗади һәм креатив фикер йөртү сәләтен үстерә.

3. Гамәли юнәлешле проект. Әлеге проектны биргәндә нәтиҗә төгәл әйтелә, һәр укучының роле, проект нәтиҗәләрен күрсәтү формасы конкрет билгеләнә, алган белемнәрнең практик кулланылышы күрсәтелә. Бу төр проект укучыларда практик күнекмәләрне формалаштыра.

4. Мәгълүмати проект. Бу проект мәгълүматны җиткерүгә юнәлгән. Биредә темага караган мәгълүматларны җыю, аның актуальлеген күрсәтү, катнашучыларга проектны тәкъдим итү, алар белән фикер алышу, йомгаклау этаплары бар.

6. Предметара проект. Мондый төр проект берничә предметка нигезләнеп эшләнә. Биредә укучылар предметара бәйләнешләрне табарга өйрәнәләр.

        Проектлы эшчәнлек  нәтиҗәсендә 2015-2016 нче уку елының беренче яртысында укучыларыбыз унбиштән артык проетны тормышка ашырды. Алар 2016 елның ноябрь аенда лицейда узган “Татарча проектлар ярминкәсе” чарасында күрсәтелде. Шулар арасында: “Активити”, “Монополия” кебек татарчалаштырылган өстәл уеннары; тарих, спорт, медиа тематикалы татарча сайтлар; татар әдәбиятыннан электрон китапханә; төрле предметлардан он-лайн дәресләр; дөньякүләм энцеклопедиясе булган “Wikipedia”да татарча мәкаләләр урнаштыру; татарча субтитрлар куелып эшләнгән TED (Technology Entertainment Design) видеолары; татарча компьютер уеннары; популяр фильм трэйллерларын татарчалаштыру кебек проектлар бар. Хәзерге вакытта әлеге проектларны “Globallab” (Укучыларның глобаль лабороториясе) мәгълүмат ресурсына да кую эше алып барыла. 2018-2019 уку елында узган “Гыйлем-fest” республика күләм чарада укучыларымның проектлары җиңү яулады.

35a05705-9fa2-4376-9aa5-2b6e867af5e8.jpg
2.jpg
1.jpg

    Үзем буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә яратам. Аеруча волейболны үз итәм. Студент елларында КФУ ның татар халык хорына йөри башладым. Хәзерге көнгә кадәр яраткан университетымның хорына йөрүне дәвам итәм.

3.jpg
Поделитесь мнением
Оставить отзывПлохоПриемлемоХорошоОчень хорошоОтличноОставить отзыв

Информация отправлена. Спасибо!

bottom of page